news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Доллар һәм евро 2024 ел башыннан бирле беренче тапкыр кыйммәтләнде

Доллар Россия валютасына карата 90,58 сумга кадәр ныгыды, ул Мәскәү биржасы котировкаларында күренә. «Яшел купюра» мондый бәягә соңгы тапкыр 9 гыйнварда гына (90,66 сум) ирешкән. 1 февральдә доллар сәүдәсе 90,19 сум (тәүлегенә +39 тиен) дәрәҗәсендә ачылды.

Евро да арткан: бер купюра — 98,55 сум. Мондый бәягә Европа валютасы да 9 гыйнварда гына менгән (9 гыйнварда 11:00 сәгатьтә — 98,26 сум). Исегезгә төшерәбез, 1 февральдә евро сәүдәсе 97,15 сум (тәүлегенә +40 тиен) дәрәҗәсендә ачылды.

Юань соңгы 24 сәгать эчендә 1 тиенгә генә ныгыган. Хәзер кытай валютасы 12,58 сумнан сатыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100