news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Доллар бәясе 2018 елның апреленнән бирле беренче тапкыр 58 сумга төште

Мәскәү биржасында доллар бәясе дүрт еллык минимумга кадәр төште, үз чиратында, евро да көчсезләнә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Америка валютасы, иртәгәсе көнне исәпкә алып, Мәскәү вакыты белән 10.59 сәгатьтә 2018 елның апреленнән соң беренче тапкыр 57,85 сумга төште, евро исә 59,97 сумга сатылды, бу 2017 елның апрель курсына туры килә.

Аналитиклар фикеренчә, Россия валютасының бәясенә компаниянең 25-27 майда салым түләүләренә әзерләнүе йогынты ясый, нәтиҗәдә долларга бәйле тәкъдимнәр кирәгеннән артып китәргә мөмкин. Шулай ук Россиянең гадәттән тыш көчле түләү балансы да роль уйный.

Моннан тыш, күрсәткечләрдә Россия Үзәк банкы керткән капитал хәрәкәте буенча төрле чикләүләр дә чагылыш таба, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100