news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Доллар бәясе 61 сум 67 тиен булды

Россия валютасына Россия финанс министрлыгының доллар сатып алуы, шулай ук нефть бәясе төшү йогынты ясый.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Мәскәү биржасының иртәнге сату-алуларында доллар курсы 61 сум 67 тиенгә кадәр үсте. Америка валютасы кичәге дәрәҗәгә тагын 47 тиен өстәде. Бу турыда сәүдә мәйданнары мәгълүматлары дәлилли.

Европа валютасы шулай ук бер сумга арткан. Бүген 11 сәгать 36 минутка евро бәясе 72 сум 31 тиен тәшкил итте. Бу кичәге сату-алулар ябылганнан соң, 25 тиенгә артык.

Россия валютасына Россия финанс министрлыгының доллар сатып алуы, шулай ук нефть бәясе арзанаю йогынты ясый. 11 сәгать 25 минут торышына Brent мичкәсенең бәясе  79,1 долларны тәшкил итә — бу кичәге сату-алулар ябылганнан соң, 0,35 долларга кимрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot