Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Доллар бәясе 110 сумнан артты
Евро да үсешен (+6,23 процент) тизләтте. Хәзер бер евро 122,6 сум тора.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Мәскәү биржасында доллар бәясе 110 сумнан артты һәм тарихи максимумны узып китте. Сату-алу мәгълүматлары шул хакта сөйли.
Әле 10 00 сәгатьтә, биржа ачылганда, чит ил валютасы 8 сумга кимегән һәм 98,27 сумга сатыла иде. Әмма 10 58 сәгатьтә ул шунда ук 7,57 процентка артып, 114,65 сумга җитте.
Евро да үсешен (+6,23 процент) тизләтте. Хәзер бер евро 122,6 сум тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз