news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Доллар 65 сумнан төште

1 евро, 8 августтан бирле беренче тапкыр 81 тиенгә төшеп, 74 сум 61 тиен булды.

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Дүшәмбе көнне Мәскәү биржасында АКШ доллары 1 октябрьдән бирле беренче тапкыр 65 сумнан түбән төшкән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

АКШ доллары курсы 18 сәгать 19 минутка 44,5 тиенгә кимеп, 1 доллар өчен 65 сум 5 тиенне тәшкил иткән. Моңа кадәр ул 64 сум 99 тиенгә төшеп алган булган.

Шушы ук вакытка 1 евро, 8 августтан бирле беренче тапкыр 81 тиенгә төшеп, 74 сум 61 тиен булган.

Бивалюта кәрзине ($0,55 һәм EUR0,45) 60,93 тиенгә арзанаеп – 69 сум 35 тиенгә кадәр төкән. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100