news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Доллар 2022 елның мартыннан бирле беренче тапкыр 98 сумнан югары күтәрелде

Мәскәү биржасында доллар курсы 98 сумнан артып киткән. Соңгы тапкыр валюта 2022 елның 25 мартында шундый күрсәткечкә җиткән булган.

Бүген доллар 16 сәгать 40 минутта иң югары ноктага – 98,01 сумга җиткән. Аннан соң бераз төшкән.

Евро да үсүен дәвам итә. 16.43 сәгатькә евро курсы 107,73 сумга җиткән.

Искәртеп узыйк, долларның элеккеге антирекорды 7 августта булган иде. Ул вакытта аның курсы узган елның мартыннан соң беренче тапкыр 97 сумга җитте.

news_right_1
news_right_2
news_bot