news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Доллар 2022 елның мартыннан бирле беренче тапкыр 87 сумнан артып китте

Бүген Мәскәү биржасында доллар 2022 елның 29 мартыннан бирле беренче тапкыр 87 сумнан артып киткән, ә евро 25 апрельдән бирле беренче тапкыр 95 сум билгесен узган. Бу хакта сәүдә мәгълүматлары күрсәтә.

Мәскәү вакыты белән 07:04 сәгатькә Америка валютасы курсы 2,99 процентка артып 87,23 сумга кадәр, Европа валютасы 95,28 сумга кадәр (+3,18 процент) үсте.

news_right_1
news_right_2
news_bot