news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Додик – Миңнехановка: Серб Республикасы Татарстан башкаласына ясалган һөҗүмне гаепли

Додик – Миңнехановка: Серб Республикасы Татарстан башкаласына ясалган һөҗүмне гаепли
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Серб Республикасы Президенты Милорад Додик ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка хат юллады. Ул анда Сербия халкы исеменнән пилотсыз очу аппаратларының 21 декабрьдә Казанга ясаган һөҗүмен гаепләп чыга.

«Серб Республикасы 21 декабрьдә Татарстан башкаласына ясалган һәм һичшиксез республиканың тыныч халкына каршы юнәлдерелгән коточкыч һөҗүмне кискен гаепли», - диелә хәбәрдә.

Ул шулай ук әлеге кыен шартларда Татарстанга теләктәш булуын белдерде һәм «бүгенге көндә барыбызга да тагын да уяурак булырга, битарафлык күрсәтмәскә кирәк», дип искәртте.

«Уртак тырышлык белән бүгенге көндә дә, киләчәктә дә тынычлыкны тәэмин итә алырбыз дип ышанам», - дип өстәгән ул хатында һәм тынычлык теләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot