Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Доцент Балынин күп көч куймыйча 50 мең сумнан артык акча эшләү турында аңлатты
Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин «Татар-информ»га югары пассив керем бирә торган финанс инструментын атады. Бу хакта Динара Прокопьева яза.
«Хәзерге вакытта риск һәм керемлелек нисбәте ягыннан иң оптималь финанс инструменты булып, минемчә, банк кертеме тора. Әлеге инструментның отышлылыгы базарда ставкаларның быел Россия банкы фаразлаган инфляция дәрәҗәсеннән 2 – 2,5 тапкыр югарырак булуы белән билгеләнә (6-7 процент). Вакытка, конкрет банкка һәм кертем шартларына бәйле рәвештә ставкалар хәзер күбесенчә 14 проценттан 18 процентка кадәр үзгәрә, әмма башка тәкъдимнәр дә табарга мөмкин», - диде эксперт.
Ул мисал китерде: әгәр, мәсәлән, бүген ярты елга 17,5 процент ставка буенча 300 мең сум салсаң, 2026 елның февраль башында якынча 326 мең сум (түләнгән процентлар рәвешендә якынча 26 мең сум) алып була. Әгәр 1 елга 17,25 процент ставка буенча кертемгә 300 мең сум салсаң, 2026 елның август башында якынча 352 мең сумга кадәр артачак (түләнгән процентлар рәвешендә якынча 52 мең сумны да кертеп).
«Банк кертемнәренең ышанычлылыгы һәр гражданның һәр банктагы вкладлары 1,4 млн сумга кадәр сумманы Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы тарафыннан иминиятләштерелүе белән билгеләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу суммага кертелгән акча гына түгел, исәпләнгән процентлар да керә», – дип өстәде Балынин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз