news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Добруджа галиме Румыниядә “Мин Татарстан урамында яшим” дигән китабын чыгарган

Җыентыкта татар язучысының шәхси хатлары һәм сәяхәтнамәләре урын алган.

Добруджа галиме Румыниядә “Мин Татарстан урамында яшим” дигән китабын чыгарган
Танер Муратның шəхси архивы

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар милләтеннән булган румын язучысы, тəрҗемəче, культуролог Танер Мурат Румыниядә “Мин Татарстан урамында яшим” дигән китабын нәшер иткән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Китап румын телендә Anticus Press нәшриятында бастырылган. Китап барлыгы 116 биттән гыйбарәт. Ул Румыниянең Констанца шәһәрендә татар теле көнендә тәкъдим ителгән.

“Мин Татарстан урамында яшим” китабын беренче тапкыр Tomis Mall үзәгенең китапханәсендә күрсәттем. Килгән халык бик тә гаҗәпләнде, сокланды. Милләттәшләребез исә ихлас күңелдән кабул итте”, - дип сөйләде галим.

“Узган ел мин Казанда булдым, шул уңайдан Румыния массакүләм чараларында Татарстан буенча сәяхәтем турында мәкалә бастырып чыгарырга теләгем туды. Әмма яза башлагач ул озынга китте һәм мин аны китап форматында эшкәртеп чыктым”, - диде ул.

Танер Мурат сүзләренчә, китапта сәяхәт вакытында көндәлеккә теркәп барган язмалар файдаланылган. “Шулай ук анда дусларымнан килгән хатлар, “Фейсбук”та язган комментарийлар да керде”, - диде галим.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100