Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Бәллүр каләм» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланырга 10 көн калды
Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXIX «Бәллүр каләм» республика конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланырга 10 көн калды. Эшләрне 24 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Бәйгене «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Иҗат берлеге – Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы үткәрә.
Конкурста журналистлар, блогерлар, редакция коллективлары, блогер берләшмәләре, журналистика ветераннары, телеоператорлар, фотографлар һәм матбугат секретарьларын катнашырга чакыралар.
Эшләр 24 апрельгә кадәр түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: hrustalnoe@bk.ru. Хатның темасында түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк: «Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» Республика конкурсына».
Өстәмә мәгълүматны (843) 555-85-11 һәм 555-76-03 телефоннары аша алырга мөмкин.
Бәйгенең нигезләмәсе «Татмедиа» агентлыгы сайтында урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз