news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел ахырына кадәр Татарстанда тавыш сиреналары өчен тагын 200 җайланма урнаштырылачак

Ел ахырына кадәр Татарстанда халыкка ракета куркынычы турында хәбәр итә торган тавыш сиреналары өчен тагын 200 җайланма урнаштырырга ниятлиләр. ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Илья Начвин шулай дип белдерде.

«Хәзер Татарстанның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә 547 тавыш сиренасы эшли. Ел ахырына кадәр тагын 200 шундый җайланма монтажларга уйлыйбыз. Төп максат – республикада сиреналарның гомуми санын 1,6 мең берәмлеккә җиткерү. Без бу эшне республикабызның һәр торак кварталын тавыш сиреналары белән тулысынча тәэмин итеп бетергәнче дәвам итәчәкбез», - дип искәртте ул.

Программаны 2028 елда тәмамларга ниятлиләр. Ул вакытка республиканың барлык зур торак пунктлары система белән тәэмин ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot