news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучылар, контракт имзалап, 2,9 миллион сум алырга мөмкин

Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучылар, контракт имзалап, 2,9 миллион сум алырга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучылар, үз частендә контракт имзалап, 2,9 миллион сумга якын акча алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.

«Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган кеше частькә килгәч контрактка кул куя һәм барлык ташламалар, түләүләргә өметләнә ала. Аның хезмәте берничек тә үзгәрми, ә хәрби хезмәт тәмамлангач ул шулай ук хәрби билет алачак», – дип аңлатты Егор Горячев.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар - бу илдә һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.

Әгәр кемдер чакырылыш буенча хезмәт итә һәм аны контрактка алыштырырга теләсә, турыдан-туры үз частеның командованиесенә мөрәҗәгать итә ала. Әлегә сроклы хезмәткә китмәгән, әмма аны контрактка алыштырырга теләгән кеше сайлап алу пунктына, теләсә кайсы хәрби комиссариатка яки «Батыр» үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән килешү төзү турында күбрәк мәгълүматны 8 800 222 59 00 номеры яки кол-үзәкнең 117 төбәкара номеры буенча белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot