news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ДНР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе: Окопларга Коръән, намазлыклар алып бардык

ДНР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе: Окопларга Коръән, намазлыклар алып бардык
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында ДНР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит хәзрәт Брагин чыгыш ясады. Ул махсус хәрби операциядә катнашкан солдатлар белән элемтәдә булуларын хакында сөйләде.

«Без солдатлар белән дә эшлибез. Окопларга Коръән китаплары, намазлыклар алып килдек. Имамнарыбызның вакыты булганда, алар янына бара, җомга намазларын укый. Сугыш вакытында шартлар аеруча катлаулы. Авдеевка азат ителде. Мөселманнар анда да бар. Мәчет төзергә, Аллаһ кушса, урын сорарбыз. ДНРда әле азат ителмәгән, Россиягә кушылмаган шәһәрләр бар. Андагы мөселманнар куркалар. «Кайчан сез киләсез?» – дип шалтыраталар. Ул шәһәрләрдә мәчетләргә зыян килгән. Донецкидагы мәчетебезгә биш-алты снаряд төште, сакчыбыз минага эләкте», – дип сөйләде Рәшит хәзрәт Брагин.

Үз чыгышында ул Донецк Халык Республикасының бер елдан артык Россия Федерациясе составында булуын искәртеп узды. 2022 елның язында анда Диния нәзарәте оеша. Донецк республикасында барлыгы 7 мөселман оешмасы бар.

«Бездә курку юк, без үзара аңлашып яшибез. Бу безнең төбәкнең үзенчәлеге. Башка дин әһелләре белән дә, халык арасында да аңлашып яшәү бар. Хакимият белән дә, предприятиеләр белән дә сөйләшәбез. Сез беләсез, без күмер чыгарган төбәк, бездә шахтер мөселманнар, бигрәк тә татарлар күп. Диния идарәбез – туплаучы бер үзәк», – дип сөйләде Рәшит Брагин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100