Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре узачак
9-12 октябрьдә Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре уза. Петербургта яшәүчеләр Татарстан Республикасының заманча кинематографы, татар әдәбиятының танылган әсәрләре нигезендә төшерелгән фильмнар белән таныша, кинолента режиссерлары һәм «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең репертуар бүлеге башлыгы Алия Бильданова белән аралаша алачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программада өч картина тәкъдим ителгән, аларның һәркайсы татар мәдәнияте һәм тарихының төрле этапларын чагылдыра.
9 октябрьдә 19.00 сәгатьтә тамашачылар игътибарына «Әниләр һәм бәбиләр» фильмы тәкъдим ителәчәк, шулай ук режиссер Ирек Хафизов белән очрашу була.
10 октябрьдә 19.00 сәгатьтә кино сөючеләр «Кырык дүртнең май аенда» фильмын карый алачак, режиссер Александр Далматов белән иҗади очрашу да көтелә.
12 октябрьдә 17.00 сәгатьтә «Әлдермештән Әлмәндәр» фильмын тамаша кылырга мөмкин, шулай ук режиссер Сергей Киатров белән иҗади очрашу да каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз