Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәле янында Татарстан мәдәнияте көннәре ачылды
Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән ачылды. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
Быел башкалада Татарстан мәдәнияте көннәре 16нчы мәртәбә уздырыла. ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, традицион рәвештә программа һәрвакыт республика язучылары катнашында Тукай һәйкәле янында башлана.
«Татарстан мәдәнияте көннәре инде күп еллар республика язучылары катнашында атаклы шагыйребез һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасыннан башлана. Безгә танылган авторлар гына түгел, яшь язучыларның да килүенә шатбыз», - дип сәламләде катнашучыларны Равил Әхмәтшин.
Быел Габдулла Тукай һәйкәле куелуга 15 ел тулды. Монумент Мәскәүдә 2011 елның апрелендә, Тукайның 125 еллыгы уңаеннан ачылган. Тантанада шулай ук һәйкәлнең авторы, Россиянең халык рәссамы Салават Щербаков та бар иде.
Тантанада Мәскәү һәм Татарстан мәдәни җәмәгатьчелеге вәкилләре, республика Язучылар берлеге әгъзалары һәм җәмәгатьчелек катнашты. Сәламләү сүзләре белән шулай ук Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе урынбасары Роза Шакирова һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева чыгыш ясады.
Чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
Аннары Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Татарстан язучылары белән очрашу булды. Ул Тукайның - 140 һәм Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланды.
Мәскәү укучылары белән очрашуга Казаннан шагыйрь Рифат Сәлах, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов, язучы, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир Ибраһим, «Казань» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова һәм язучы Айгөл Әхмәтгалиева килгән иде.
Филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе профессоры Алексей Арзамазов «Татарча сөйләшик» үзөйрәткеч-интенсив курсын тәкъдим итте. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова Тукайның тормышы һәм Муса Җәлилнең батырлыгы турында яңа китаплар тәкъдим итте.
Мәдәни үзәк холлында шулай ук Казанның Х.А.Якупов исемендәге 1нче Балалар сәнгать мәктәбе укучылары эшләре урын алган «Тукай һәм музыка» күргәзмәсе ачылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз