news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитровград Җәмигъ мәчете имам хатыйбына Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды

Ульяновск татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин Димитровградта үткән Корбан мәҗлесендә шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Ильяс хәзрәт Мөхетдиновка Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләген – татар халкы алдындагы казанышлары өчен медален тапшырды. Бүләк аңа халыкны дингә тарту, традицион Ислам кыйммәтләрен җәелдерү юнәлешендә башкарган эшләре өчен бирелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Ульяновск татарларын җыйган Корбан мәҗлесе юмарт татар бизнесменнары ярдәме белән оештырылды. Мәҗлестә өч йөзгә якын мөселман катнашты. Алар арасыда махсус хәрби операцияда катнашучыларның гаиләләре һәм якыннары да булган, диелә хәбәрдә.

Мәҗлестә Димитровград шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова, шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Марина Макшанцева, Мәләкәс район хакимияте башлыгы Михаил Сенюта, район башлыгы Азат Мидаров, өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot