news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Второв: Казан телевидениесендә эшләгән ветераннарны җыя алганга куанам

Бүген телевидение студиясенең алтмыш еллыгын билгеләп үттеләр.

Дмитрий Второв: Казан телевидениесендә эшләгән ветераннарны җыя алганга куанам
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Казанның ДТРК “Татарстан” директоры урынбасары Дмитрий Второв Казан телевидениесе студиясендә эшләгән ветераннарны җыя алганга куануын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә студиянең алтмыш еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмдә сөйләде.

“Төп максат – Казан телевидениесендә эшләгән ветераннарны җыю. Аллага шөкер, телевидение башлангычында хезмәт куйган коллегаларыбыз бүгенге көндә исән-сау. Алар арасында режиссерлар, операторлар, алып баручылар һ.б. Иң күркәм дикторларыбыз, кызганыч, безнең арада юк, әмма алар бүген безнең янда кебек, чөнки без архивтан видеоматериаллар әзерләдек”, - диде ул.

Дмитрий Второв фикеренчә, хәзерге телевидение буыны бөтенләй башка. “Шуңа күрә безнең бурычыбыз – буыннар элемтәсе булдыру. Телевидениедә эшләп киткән кешеләргә бүген үзара аралашып, күрешеп алырга бер форсат туды. Шулай ук арабызда булмаган коллегаларыбызны да искә төшердек”, - дип сөйләде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100