news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Туманов Татарстанны, "Татнефтьне" сакларга өндәде

"Мин, Россиянең төрле төбәкләрен күреп кайткач, хәзер гел суверенитет турында уйланам", - диде Туманов.

Дмитрий Туманов Татарстанны, "Татнефтьне" сакларга өндәде
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең директоры һәм генераль продюсеры Дмитрий Туманов бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә ясаган чыгышында “Татнефть”ны, Татарстан Республикасының хөкүмәтен сакларга өндәде.

Дмитрий Туманов, фикерен аңлатып, болай диде: “Татарстанның искиткеч, алтын җитәкчеләре бар. Безнең республикага читтән беркем дә килмәсен өчен, безгә “Татнефть”ны, Татарстан Республикасының хөкүмәтен сакларга кирәк. Читтән килсәләр, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале бетәчәк. Мин, Россиянең төрле төбәкләрен күреп кайткач, хәзер гел суверенитет турында уйланам. Безнең балаларыбызга, безнең тәрбияләнүчеләребезгә Татарстан Республикасында, Татарстан җирендә туу бәхетенә рәхмәтле булыгыз, дип әйтәбез. Россиянең башка төбәкләрендә барган процесслар куркыныч".

Туманов “Созвездие-Йолдызлык”ны Татарстанның барлык җиңүләрен саклап кала алырлык бердәнбер фестиваль дип санавын әйтте. "Җитәкчелек бездә балаларны кайгырта, балалар социаль лифт буенча менә. Күрше регионнарда барган процесслар бик куркыныч. Башка җирдәге хәлләр яхшылык һәм явызлык чигендә”, - диде Дмитрий Туманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100