news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Туманов: Татар җырын инглиз теленә тәрҗемә итү, джаз эшкәртүе мәдәни кодны боза

Туманов сүзләренчә, халык көйләре белән экспериментны берничек тә зур сәхнәдә үткәрергә ярамый, бу бары эксперименталь классларда гына була ала.

Дмитрий Туманов: Татар җырын инглиз теленә тәрҗемә итү, джаз эшкәртүе мәдәни кодны боза
Султан Исхаков

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Джаз аранжировкасы һәм татар җырларын инглиз теленә тәрҗемә итеп башкару татар халкының мәдәни кодын боза. Халык көйләре белән экспериментлар берничек тә зур сәхнәдә була алмый. Алар музыка училищеларында эксперименталь классларда гына башкарылырга мөмкин. Бу хакта “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга интервьюда “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленә нигез салучы Дмитрий Туманов “Үзгәреш җиле” (“Ветер перемен”) татар җыры фестивале үсешендәге яңа юнәлешне шәрехләп җиткерде.

“Дөнья инглиз телендә генә сөйләшми. Франциядә инглиз телендә сөйләшмиләр. Италиядә – шулай ук. Юк, бу дөрес түгел. Сез мине зинһар гафу итегез, мине республикадан куып чыгара аласыз, бу - психология … Мин, беркемне дә үпкәләтмәс өчен, моны ничек дөрес әйтергә дә белмим – бу - икенчел, ниндидер кимсеткеч психология. Татар музыкасы бөек. Әлеге проблема англосаксларныкы, алар аны аңламый. Гаилә эгоизмы - бу алар проблемасы, алар проблемасы – гомосексуализм, алар проблемасы – хәзер алар пропагандалый торган сатанизм. Бу - алараның цивилизациясенең таркалуы. Безгә нигә чиста татар җырын инглиз теленә транскрипцияләргә?”, - дип билгеләп үтте мәдәният әһеле.

“Үз өеңдә яисә мәдәният институтында, консерваториядә эксперименталь класста татар җырын джаз вариациясенә транскрипцияләргә була. Мәдәни код кагылгысыз ул – ул дәүләт төзелеше әлифбасы. Изге әйберләр, аксиомалар, мәдәни код бар. Татар җыры, рус халык җыры кебек үк, украин, грузин халкы җыры шикелле ул, ул эксперимент булырга мөмкин, һәм бары тик эксперимент кына” , – дип йомгаклады Туманов.

  • Интервьюны тулаем sntat.ru интернет-чыганагыннан укый аласыз . Видеоверсиясен “Татар-информ”ның YouTube каналыннан карап була. Интервьюның телевизион версиясе “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым “ программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта экранга чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100