news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Сотников җитәкчелегендә “КАМАЗ-Мастер” экипажы “Дакар”да беренче бара

Моңа кадәр алда барган Эдуард Николаев экипажы өченче урынга төште.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информм"). Бүген Дмитрий Сотников җитәкчелегендә “КАМАЗ-Мастер” экипажы йөк машиналары зачетында “Дакар” ралли марафонында генераль классификациядә беренче урынга чыкты. Бу хакта "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 

Үткән узышларда әйдәп барган Эдуард Николаев җитәкләгән экипажны Дмитрий Сотников экипажы 4 минут 40 секундка узып киткән. "КАМАЗ-Мастер" командасыннан Эдуард Николаев экипажы өченче, ә икенче Аргентинадан Федерико Вильягра бара.

Дүртенче этап нәтиҗәләре буенча, Голландиядән Жерар де Рой җиңүче дип табылган. Аннары исемлектә "камазлылар" Айрат Мәрдиев, Антон Шибалов һәм Дмитрий Сотников урнашкан. Федерико Вильягра бишенче, ә Эдуард Николаев — сигезенче урынга калган.

Дүртенче этап Аргентинаның Сан-Сальвадор де Жужуй һәм Туписа шәһәрләре арасында, 521 чакрымны тәшкил иткән.

“Дакар-2017” маршруты Парагвай, Боливия һәм Аргентина илләре буйлап сузылган. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Парагвай иле буйлап узышлар беренче тапкыр үткәрелә.

Ралли 2 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр үткәрелә. Маршрутның гомуми озынлыгы  — 8800 чакрым, шуларның 3900 чакрымы югары тизлекле махсус участокларга туры килә.

“Дакар” марафонында барлыгы 59 илдән 316 транспорт чарасы катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100