Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дмитрий Сотников экипажы «Каган алтыны — 2020» раллиенда җиңү яулады
Соңгы дүртенче махсус участокның озынлыгы 261 километрны тәшкил итте.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Дмитрий Сотников экипажы «Каган алтыны — 2020» раллиенда җиңү яулады. Кичә ярышның соңгы йомгаклау, дүртенче этабы үтте. Аның озынлыгы 261 километр иде. Бу хакта «КАМАЗ-мастер» матбугат хезмәте хәбәр итте.
Лидерлар рәтенә Чаллыдан тагын ике экипаж керде. Болар Антон Шибалов һәм Андрей Каргинов экипажлары. Алар икенче һәм өченче урынны алдылар.
Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, минутлар һәм секундлар өчен көрәш трассаның соңгы метрына кадәр дәвам иткән.
Маршрутның кайбер урыннары йөрер өчен бик кыен калкулы булган. Шулай ук махсус участокның күп өлеше ташландык һәм дала юлларыннан торган. Һәр ясалган хата җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган.
Җиңүче экипажның да бу аралыкта кыенлыклары булган. Кискен генә тормозга басканнан соң, Каргиновның йөк машинасы әйләнеп каплана. Эдуард Николаев машинасы ярдәмендә аны бик тиз кабат тәгәрмәчләргә куялар.
«Юл бик калкулы, ахырында гына тиз чабып булды. Тулаем алганда, участокта күп навигацион тозаклар булды. <… > Без тотрыклы ритмны тотып алдык, бөтен экипаж бик яхшы эшләде, — дип Дмитрий Сотников тәэсирләре белән уртаклашты. — Сезонны „Дакар“ дан соң мондый нәтиҗәләрдән башлау бик яхшы».
«Каган алтыны — 2020» раллие — булачак «Дакар» алдыннан «КАМАЗ-мастер» экипажлары өчен тикшерү ярышы. Ул киләчәк ел башында Согуд Гарәбстанында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз