news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Песков Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе булырга мөмкин

Әлеге вазифага Россиянең Кытай Халык Республикасындагы илчесе Андрей Денисов һәм Тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәрләре билгеләнү ихтималы да бар.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Владимир Путинның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифасында Юрий Ушаковны алыштырырга мөмкин, дип яза «Коммерсантъ».

2017 елның мартында 70 яшь тулачак түрә урынына Россиянең Кытай Халык Республикасындагы илчесе Андрей Денисов һәм Тышкы эшләр министрлыгының югары дәрәҗәле кайбер хезмәткәрләре дә килү ихтималы да бар.

Ушаковның вазифасыннан китәргә мөмкинлеге турында Президент администрациясенә якын ике чыганак сөйләгән. Аларның сүзләренчә, бу дипломатның 70 яшьлегенә кадәр булачак. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Песков, үз чиратында, халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмченең оставкага китү өчен "бернинди сәбәп тә юк" дип белдергән.

Юрий Ушаков 2012 елның 21 маеннан Владимир Путинның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифасын били.

«Коммерсант» әңгәмәдәшләре белдергәнчә, Ушаковның эшенә дәгъва юк. Бу вазифасыннан киткәч ул дипломат карьерасын дәвам итәргә әзер, мисал өчен, Европа илләренең берсенең илчесе була ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100