news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Песков Алексей Улюкаевның тоткарлануын шәрехләгән

Президентның матбугат сәркатибе искәрткәнчә, Улюкаевның гаепле булу-булмавын суд кына әйтә алачак.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевның тоткарлануын шәрехләде, дип яза "РИА Новости",

Песков Улюкаевның бик җитди гаепләнүен, әлеге шикләнелүнең җитди тикшерү таләп иткәнен искәрткән. Карарны бары тик суд чыгара ала, дип өстәгән ул.

Матбугат сәркатибе ситуация турындагы хәбәрнең Путинга җиткерелгәнме, юкмы икәнен белмәвен әйткән.

Исегезгә төшерәбез, Россиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев зур суммада ришвәт алганда тоткарланган. Ул "Роснефть" вәкилләреннән куркыту ысулы белән акча таләп итүдә шикләнелә, дип хәбәр иткән Интерфакс агентлыгына Тикшерү комитеты вәкиле Светлана Петренко.

news_right_1
news_right_2
news_bot