Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дмитрий Песков: 2021 елда бөтен дөньяда коронавирустан вакцинацияләү узачак
Һәр илдә халыкның табигый иммунизациясе барлыкка килә, диде Дмитрий Песков.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россия президентының матбугат сәркатибе киләсе елда бөтен дөньяда коронавируска каршы вакцинация узачак дип фаразлый. Шулай ук, ул пандемия башланып бер ел узганнан соң да «сораулар кимеми» дип белдерде. Бу хакта РИА Новости яза.
«Минемчә, киләсе елда вакцинация булачак. Бөтен дөньяда. Кайдадыр көчлерәк булыр, кайдадыр ул кадәр ук булмас. Өстәвенә, һәр илдә халыкның табигый иммунизациясе барлыкка килә», — диде ул «Россия 1» телеканалында Наиля Аскер-заденың «Куркыныч вирус. Беренче ел» фильмында.
Шул ук вакытта Песков әйткәнчә, сораулар кимеми.
«Бу хәлләр башлануга бер ел узса да сораулар кимеми. Кызганыч, табиблар да җавап бирә алмый», — диде Песков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз