news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Патрушев Татарстанның авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәм белән котлады

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры үзенең мөрәҗәгатендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә тынычлык, иминлек һәм яхшы теләкләрен җиткерде.

Дмитрий Патрушев Татарстанның авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәм белән котлады
agro.tatarstan.ru

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Татарстан халкын Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Котлау тексты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы порталында чыкты.

Министр котлавында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хезмәте һәрвакыт бәяләнде һәм алар безнең илдә аерым хөрмәткә лаек, диелгән.

«Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең осталыгы һәм ныклыгы аркасында без инде шактый уңышларга ирештек [тармак алдында торган зур бурычларны хәл итүдә, Т – и иск.]. - Авыл хуҗалыгы тармагы соңгы еллар дәвамында югары нәтиҗәләр күрсәтә һәм ил икътисадының локомотивы булып тора», - диде Дмитрий Патрушев.

Россия авыл хуҗалыгы продукциясе 150дән артык илгә экспортлана. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, ил бөтен планетада азык-төлекне төп тәэмин итүче булу өчен зур мөмкинлеккә ия. Биредә чимал гына түгел, тирәнтен эшкәртү продукциясе, органик һәм экологик чиста азык-төлек продуктлары да күздә тотыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100