news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведевның Вьетнамга рәсми визиты башлана

Россия делегациясе составында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та бар

  (Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевның Вьетнамга рәсми визиты башлана. Визит барышында нефть, инвестиция, транспорт һәм гуманитар өлкәләрдә килешүләр төзелә, шулай ук сәүдә-икътисадый һәм инвестицион элемтәләргә басым ясала, ике яклы мөнәсәбәтләрнең башлангыч аспектлары карала, дип хәбәр итә «Новости» РМА.

Элек Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сөйләшүләрдә сәүдә-икътисадый һәм инвестицион элемтәләргә басым ясалып, ике яклы мөнәсәбәтләрнең башлангыч аспектлары каралачак, шулай ук "Ниньтхуан-1" атом электростанциясе төзелеше, уртак нефть-газ проектларын гамәлгә кую, фән, мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәсендә кооперацияне киңәйтү турында да сүз барачак.

Сәфәрдә РФ Премьер-министрын Хөкүмәт әгъзалары һәм Россия бизнесы вәкилләре озатып йөри. Аерым алганда, делегациягә вице-премьерлар Сергей Приходько һәм Юрий Трутнев, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, РФ энергетика министры Александр Новак, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кертелгән. Шулай ук «Газпронефть» ААҖ генераль директоры Александр Дюков, «КАМАЗ» директоры Сергей Когогин, ВТБ башлыгы Андрей Костин һәм бизнесның башка вәкилләре дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100