Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дмитрий Медведев янәдән "Бердәм Россия" рәисе итеп сайланды
Дмитрий Медведев 2012 елдан "Бердәм Россия" партиясе рәисе вазифасын башкарды.
(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәскәүдә узган "Бердәм Россия" съездында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев янәдән партиянең рәисе итеп сайланды.
"Ышанычыгыз өчен рәхмәт", – диде Дмитрий Медведев партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп, дип яза ТАСС.
Дмитрий Медведев 2012 елдан "Бердәм Россия" партиясе рәисе вазифасын башкара.
"2012 елның 26 маенда безнең партия съездында "Бердәм Россия" партиясенә нигез салучы Владимир Путин тәкъдиме белән партия рәисе итеп бертавыштан Дмитрий Анатольевич Медведев сайланды. Узып киткән биш ел әлеге карарның дөреслеген раслады", – диде партиянең Югары Советы башлыгы Борис Грызлов рәис вазифасына Медведев кандидатурасын куяр алдыннан.
"Бердәм Россия" партиясе рәисе, ачык тавыш бирү юлы һәм теркәлгән делегатларның өчтән ике өлеше тавышын җыю шарты белән, биш елга сайлана. "Бердәм Россия" уставы буенча рәис итеп партия әгъзасы булмаган Россия гражданины сайлана ала. Партия башлыгы чираттан тыш съезд, яки Югары, Генераль Советларның чираттан тыш утырышын, шулай ук Генераль совет президиумын үткәрә ала.
Ул шулай ук үзәк партия органнары һәм "Бердәм Россия" структур бүлекчәләре җитәкчеләре вәкаләтләрен туктата ала (партия съезды карарыннан тыш). Рәис вәкаләтләре үз теләге белән киткән яки партия съезды карар кабул иткән очракларда туктатыла.
"Бердәм Россия" съезды Борис Грызловны партиянең стратегик үсеше өчен җавап бирүче җитәкче орган – Югары Совет бюросы башлыгы итеп яңадан сайлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз