Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дмитрий Медведев Владимир Путин белән Улюкаевның тоткарлануы турында фикер алышкан
РФ Хөкүмәт Рәисе фикеренчә, бу эшне җентекләп тикшерергә кирәк.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Дмитрий Медведевка РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевның тоткарлануы мәгълүм. Бу хакта ул Россия Президенты Владимир Путин белән фикер алышкан. Бу хакта РФ Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә сылтама белән “Новости” РМА хәбәр итә.
“Хөкүмәт рәисе бу эшне җентекләп тикшерергә кирәк дип саный”, дип матбугат хезмәте хәбәреннән өземтә китерә мәгълүмат агентлыгы.
«Новости» РМА шулай ук РФ Президенты пресс-секретаре Дмитрий Песковка сылтама биреп, Владимир Путин федераль министрның оператив тикшерүдә булуы турында белә иде, дип билгеләп үтә. “Ул эш барышы белән таныш. Аңа оператив эшләрнең турында җиткерелеп барды. Тагын бер кабатлыйм, бу бик җитди гаепләүләр. Карарны бары тик суд чыгара ала» , - дип хәбәр итте Дмитрий Песков журналистларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз