news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев: “Вьетнам - Россиянең стратегик партнеры”

РФ Премьер-министры «Фейсбук»та үз битендә шулай дип язган

 (Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Россия-Вьетнам партнерлыгы стратегик характерга ия, дип билгеләп үтә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев. Ул рәсми визит белән Ханойда.

«Вьетнам – безнең стратегик партнер. Иртәгә Россия - Вьетнам сөйләшүләре башлана», - дип язган Медведев бүген Facebook социаль челтәрендәге үз битендә.
Элек журналистларга вице-премьер – Хөкүмәт аппараты башлыгы Сергей Приходько белдергәнчә, 6 апрельдә Медведев Вьетнам Социалистик Республикасы Хөкүмәте башлыгы Нгуен Тан Зунг белән сөйләшүләр алып бара, Коммунистик партиянең Үзәк комитеты генераль секретаре Нгуен Фу Чонг, Вьетнам Президенты Чыонг Тан Шанг һәм Вьетнам Милли җыены башлыгы Нгуен Шинь Хунг белән очраша.

Медведев Вьетнамга рәсми визиты кысаларында Хошимин эре икътисади үзәгендә булачак, анда Россия һәм Вьетнам бизнесы вәкилләре белән очрашачак, шулай ук Вьетнам көньягында азат итү хәрәкәтенә багышлаган хәрби-тарихи комплекста булачак, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Искәртеп узабыз: Россия делегациясе составында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100