Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Медведев «Цифрлы икътисад» программасы буенча актив эш алып барылуын җиткерде
Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр» Гайдар форумының пленар дискуссиясендә катнашты
(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия һәм дөнья: максатлар һәм кыйммәтләр» Гайдар форумының пленар дискуссиясендә катнашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев мөрәҗәгать итте. Ул ассызыклаганча, асылда теләсә кайсы икътисадый процессның үзәгендә бүген кеше тора.
«Технологияләр икътисадта яңа мөмкинлекләр тудыра. Җитештерү һәм куллану индивидуальләшә бара, – диде РФ Премьер-министры. – Продуктның персональләшүе хәтта массакүләм, серияле җитештерүләргә дә кагылды. Мәсәлән, киләчәк мәгарифе персональләштерелгән мәгариф траекториясенә таянучы система булачак – ачык мәгариф ресурслары һәм укыту нәтиҗәләренә карата яңа алымнар белән».
Дмитрий Медведев фикеренчә, яңа технологик яшәү рәвеше интеллектуаль капиталның хакын һәм кыйммәтлелеген берничә мәртәбә арттыра: «Кеше потенциалы – белем һәм иҗат, шулай ук дәүләт идарәсе сыйфаты ул».
Ул игътибар иткәнчә, заманча технологияләр хезмәт базарын җитди рәвештә трансформацияли: «Киңрәк караганда – технологик прогресс эш вакыты кимүгә китерә».
Дмитрий Медведев шулай ук белдергәнчә, Россиядә хәзер «Цифрлы икътисад» программасы буенча актив эш алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз