news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев: “Татарстанга теннис уйнарга керешергә кирәк”

Россия Президенты Казанның теннис академиясендә булды

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Казанга эш сәфәре вакытында 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән яңа объектларның берсе - Казан теннис академиясендә булды.
Дәүләт башлыгын Россиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Хөкүмәт рәисе урынбасары Александр Жуков, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде. Академиядә кунакларны Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев һәм Халыкара теннис федерациясе җитәкчесе Риччи Битти каршы алды.
Казан теннис академиясе - 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада ярышлары узачак зур спорт объектларының берсе.
Теннис академиясе территориясе Универсиада авылы янәшәсендә һәм Җиңү проспекты белән Оренбург тракты чатында урнашкан. Комплекс территориясенең гомуми мәйданы 85 мең кв.метр тәшкил итә.
Комплекс төзелеше 2007 елның 29 августында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев булачак академия нигезенә беренче ташны салгыч башланган иде.
Академиядә 8 ябык корт һәм ачык һавада 18 корт бар. Трибунага 3 мең кеше сыя. Биредә ярышлар гына түгел, ә яшь теннисчыларның күнегүләре узачак, аларга яшәү өчен Универсиада авылының бер өлешен бүлеп бирергә планлаштыралар.
Дмитрий Медведев яңа спорт комплексы халыкара таләпләргә туры киләме дип сорады. Франческо Риччи Битти комплекс хәтта ITF таләпләренә дә туры килә, дип җавап бирде.
Дмитрий Медведев күнегүләр уза торган кортларда яшь теннисчылар белән очрашты. Балалар дәүләт башлыгына зур символик ракетка тапшырдылар, Президент аның авыр булмавына шаккатты. Россия Президенты балалар белән фотога төште, ә алар аңа тагын бер, әмма чын теннис ракеткасын бүләк иттеләр.
“Хоккей сезнеке, футбол сезнеке, хәзер теннис белән шөгыльләнегез”, - дип мөрәҗәгать итте Д.Медведев ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100