news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев: “Төбәк парламентларында бер-ике фракция – бу аз”

Дәүләт Советы утырышында Россия Президенты төбәк башлыкларын партия вәкиллегенең сайлаучыларның ихтыяҗларына туры килүен анализларга чакырды

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Михаил Миронов). Россия Президенты Дмитрий Медведев Федерация субъектлары башлыкларын төбәк парламентларында партия вәкиллегенең сайлаучыларның ихтыяҗларына туры килүен анализларга чакырды. Бүген Мәскәүдә РФ Дәүләт Советы утырышында дәүләт башлыгы бу уңайдан тәкъдимнәрен белдерде. Утырышта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнаша.
“Соңгы елларда партияләрне эреләндерү һәм ныгытуга юнәлдерелгән карарлар кабул ителде, аларга өстәмә мөмкинлекләр бирелде. Партияләр саны кимеде, әмма аларның йогынтысы сизелерлек артты. Идарәче һәм оппозицион партияләр барысы да көчлегә әйләнде”, - дип белдерде Д.Медведев үз чыгышында. Президент сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә 7 партия гамәлдә, төбәк парламентларында 256 фракция бар.
Дәүләт Советы утырышында Дмитрий Медведев төбәк башлыкларын партия вәкиллегенең сайлаучыларның ихтыяҗларына туры килүен анализларга чакырды. “Төбәк парламентларында бер-ике фракция – бу аз, - диде Президент. – Мәскәү шәһәре думасында ике фракция мәскәүлеләрнең ихтыяҗларын чагылдырамы? Шикләнәм. Безгә демократия принциплары таләп иткәнчә, сайлаучыларның фикерен ишетү өчен барысы да эшләнгән булуга анализ ясарга кирәк”.
“Бүген 5 проценттан артык тавыш җыйган партияләрнең бөтен төбәк парламентларында вәкиллекләрен гарантияләүче закон проекты кертәм”, - дип белдерде Дмитрий Медведев. РФ Президенты Дәүләт Думасын һәм төбәк парламентларын аның инициативаларын тизрәк кабул итәргә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot