news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев спортта мельдонийны тыю турындагы карарны имзалады

Бөтендөнья допингка каршы агентлык тарафыннан мельдоний 2016 елның 1 гыйнварыннан тыелган.

(Казан, 7 август, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия спортсменнарына мельдонийны куллануны тыю турындагы карарны имзалады. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Мельдонийдан тыш тыелучы препаратлар исемлегенә андростерон, үсеш гормоннары, гонадотропин, тимозин, триметазидин һәм башкалар кергән.

Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның тыелучы препаратлар исемлегендә әлеге матдәләр 2016 елның 1 гыйнварыннан тора.

Мельдонийны кулланган өчен, Халыкара олимпия комитеты 300дән артык спортсменны чыгыш ясаудан тыйды, ә рөхсәте булганнар нейтраль әләм астында чыгыш ясый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot