news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев: “Спорт федерацияләрен профессионаллар гына җитәкләргә тиеш”

Россия Президенты Казанда узган Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында әнә шулай дип белдерде

(Казан, 23 октябрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Казан ратушасында узган Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында балалар–яшүсмерләр спортына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча чаралар хакында фикер алыштылар. Утырышны РФ Президенты Дмитрий Медведев үткәрде.
Дмитрий Медведев утырышта белдергәнчә, спорт федерацияләрен тәүлегенә 24 сәгать федерация проблемалары белән шөгыльләнүче профессионаллар җитәкләргә тиеш. Россия Президенты бер ай дәвамында спорт оешмаларына җитәкчелек итү системасын үзгәртү бурычын куйды. Аның нигезендә әлеге оешмаларны тиешле спорт төрләре буенча профессионаллар җитәкләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot