news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев Сочида Татарстан стендын карады

Күргәзмәдә инвестицияләр җәлеп итү һәм сафка кертү дәрәҗәсендә булган проектлар тәкъдим ителә.

Дмитрий Медведев Сочида Татарстан стендын карады
president.tatarstan.ru

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Бүген Сочида Россия инвестицион форум кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев күргәзмәне карады. Күргәзмәдә инвестицияләр җәлеп итү һәм сафка кертү дәрәҗәсендә булган проектлар тәкъдим ителә. Биредә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге инвестицион проектлар бар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә Краснодар крае, Ленинград, Мәскәү өлкәләре, Санкт-Петербург, Саратов, Тула, Ростов өлкәләре, Татарстан Республикасы стендлары тәкъдим ителгән.

Дмитрий Медведев күргәзмәдә Татарстан Республикасы стендын да карады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка төбәк территориясендә гамәлгә ашырыла торган алдынгы проектларны тәкъдим итте. Бу, шул исәптән, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы, "Иннополис" махсус икътисадый зонасы, Иннополис инновацион шәһәре, "ИнноКам" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры һәм башкалар.

Шуннан форумның "Регионнарга инвестицияләр - киләчәккә инвестицияләр" пленар утырышы узды, анда Дмитрий Медведев чыгыш ясады.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100