news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев “Рубин”ның җиңүенә соклана

Россия Президенты Чемпионнар лигасында Казан командасы өчен җан атачакмын дип вәгъдә итте

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Россия Президенты Дмитрий Медведев Чемпионнар лигасында Казанның “Рубин” командасының “Барселона”ны җиңүен Россия футболы өчен мөһим вакыйга дип атады.
“Сез, әлбәттә, булдырасыз”, - дип мөрәҗәгать итте дәүләт башлыгы “Рубин”ның баш тренеры һәм футболчыларына Казанның Яңа Савин районындагы 177 мәктәбендә.
Россия Президентын РФ вице-премьеры Александр Жуков, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Дәүләт башлыгы Казан мәктәбе укучыларыннан, алар фикеренчә, 4 ноябрьдә Татарстан башкаласында узачак “Рубин” – “Барселона”ның җавап матчында кем җиңәчәк? - дип сорады. “Әлбәттә, “Рубин”! - дип җавап бирделәр укучылар. Дмитрий Медведев казанлылар өчен бөтен ил җан атачак дип белдерде.
Дмитрий Медведев шулай ук мәктәп каршындагы футбол стадионында да укучылар белән аралашты. Очрашу ахырында дәүләт башлыгы яшь спортчылар белән фотога төште һәм теләүчеләргә автограф өләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100