news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев Россиянең кадрлар резервы белән очраша

Очрашуда ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Николай Никифоров катнаша

(Казан, 4 март, “Татар–информ”). Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Кремльдә илнең кадрлар резервы вәкилләре белән очраша. Дәүләт башлыгы белән очрашуда “алтын йөзлеккә” керүче 28 катнаша.
Йөз резервчының исемлеген Дмитрий Медведев быелның февралендә раслады. Алар арасында 50дән артык түрә, 4 закон чыгаручы, 3 мэр, 8 галим һәм 32 эшкуар бар. Резервчыларның уртача яше – 39. Киләчәктә Президент резервын мең кешегә кадәр җиткерү күздә тотыла.
Кадрлар резервы исемлегендә Татарстан Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге директоры Николай Никифоров тарафыннан тәкъдим ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot