news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев РФ икътисады турында: “Барысы да яхшы булачагына ышанам”

Ул россиялеләрне түземле булырга чакырды

  (Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев “Вести в субботу” программасына биргән әңгәмәсендә, Россия икътисады белән барысы да яхшы булачак, диде. Ул россиялеләрне түземле булырга, борчылмаска һәм киләчәккә ышаныч белән карарга чакырды, дип белдерә ТАСС.

“Бераз түземле булырга һәм вакыйгаларның нинди юнәлеш алуын көтәргә кирәк, чөнки без кризисны уздык, барыбер рубль ныгыды, шуңа күрә хәзер иң мөһиме – ыгы-зыгы килмәскә, ә киләчәккә ышаныч белән карау кирәк. Барысы да яхшы булачагына ышанам, - диде ул. - Кибетләрдә бәяләр арту беркемгә дә ошамый, бу хәлгә беркем дә шатланмый. Гади кулланучылар өчен курс үзгәреше һәрвакыт начар”,  - диде бу мәсьәләдә Премьер-министр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot