news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Медведев: “Һәр ватандаш Россия аның таянычы икәнлеген белергә тиеш”
Россия Президенты Мәскәүдә ачылган III Бөтендөнья ватандашлар конгрессында чыгыш ясады
Скопировать ссылку
(Мәскәү, 1 декабрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Мәскәүдә чит илдә яшәүче ватандашларның III Бөтендөнья конгрессы ачылды. Дәрәҗәле форумга 90 илдән 1000гә якын кеше килде. Конгресста Татарстан делегациясен ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли.
Союзлар йортының Колонналы залында конгрессны ачу тантанасында Россия Президенты Дмитрий Медведев ватандашларга ярдәм итү безнең дәүләт үсешенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора, дип билгеләп үтте. 2009 елның ноябрьгә булган мәгълүматлары буенча ватандашларны ирекле күчеп килүе дәүләт программасы буенча Россиягә 17 меңнән артык кеше килеп урнашкан. Бу программа киң үсеш алачак.
Россия икътисадын модернизацияләү, инновацияләргә нигезләнгән “акыллы” икътисад булдыру өчен ватандашларның интеллектуаль һәм профессиональ потенциалына ихтыяҗ булачак, дип белдерде Президент.
“Рус телен саклау, үстерү һәм популярлаштыру иң мөһим мәсьәлә булып тора”, - дип белдерде Дмитрий Медведев. Дәүләт башлыгы бу өлкәдә “Русский мир” фондының эшен билгеләп үтте. Киләчәктә фондны финанслау күләме артачак.
Президент шулай ук Рус православие чиркәве һәм башка традицион конфессияләрнең ватандашларның рухи бердәмлеген яңадан торгызуда, аларның тарихи ватан белән гуманитар һәм мәдәни элемтәләрен ныгытуда ролен билгеләп үтте.
“Һәр ватандаш Россия аның таянычы икәнлеген белергә тиеш”, дип белдерде Дмитрий Медведев. Президент конгресста катнашучыларга эшләрендә уңышлар, кызыклы фикер алышулар һәм бердәмлеккә нигез салучы яңа проектларга әзерләүләрен теләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2