news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановны II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләде

Россия Премьер-министры Татарстан Президентын бүләкләү турындагы боерыкка кул куйган.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләү турындагы боерыкка кул куйган, дип яза “ТАСС” агентлыгы.

“Илнең социаль-икътисади үсеше өчен күрсәткән хезмәте һәм күпъеллык намуслы эше өчен Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улын II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләргә”, - диелә бу боерыкта.

news_right_1
news_right_2
news_bot