news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев рәссам Харис Якуповны юбилее белән котлады

Харис Габдрахман улы Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанда туган

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Дмитрий Медведев СССРның халык рәссамы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Харис Якуповны 90 яшьлеге белән котлады.
“Сез халыкка танылган талантлы рәссам, күп рәсемнәр авторы. Бүген татар халкының тарихын һәм мәдәниятен яктырткан рәсемнәрегез Россиянең күп кенә галереяларын бизи, ә Бөек Ватан сугышына багышланган эшләрегез фронтовикларның батырлыкларын күңелдә сакларга ярдәм итә. Сезне талантлы педагог буларак та хөрмәтлиләр, укучыларыгыз арасында танылган рәссамнар күп, - диелә котлау телеграммасында.
Харис Габдрахман улы Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанда туган. 1940 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Демобилизацияләнгәннән соң 1946 елдан башлап – СССРның Рәссамнар берлегендә һәм ТАССРның Сәнгать фондында хезмәт куя. 1948–1952 елларда Казан сәнгать училищесында укыткан. 1951–1975 елларда ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе вазыйфасын башкара. 1976 елдан башлап Россиянең Казандагы Художество академиясе иҗади остаханәсен җитәкли. Тарихи һәм жанр картиналары, портретлар, пейзажлар авторы. Бөтенроссия, зона, республика һәм шәхси күргәзмәләрдә даими катнаша. Россия Федерациясе Художество академиясенең әгъза-корреспонденты.

news_right_1
news_right_2
news_bot