news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев моношәһәрләрдә сәламәтлек саклау системасын камилләштерергә боерды

Моношәһәрләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруда, шәхси һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итәргә кирәклеге дә җиткерелә.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев халыкның уңай булмаган мөнәсәбәтен истә тотып, моношәһәрләрдә сәламәтлек саклау системасын камилләштерүне йөкләгән. Бу хакта шимбә көнне хөкүмәт сайтында Россия Президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет президиумы утырышында хәбәр ителде, дип җиткерә ТАСС агентлыгы.

"Россия икътисади үсеш, Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән, Транспорт, Төзелеш министрлыклары 2018 һәм аннан алдагы елларга булган программаларны тормышка ашырганда моношәһәрләрдә, халыкның бу өлкәдә канәгатьсезлеген истә тотып, сәламәтлек саклау системасын камилләштерүгә аеруча игътибарлы булырга тиеш”, – диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, моношәһәрләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру, шәхси һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итүдә йөкләнелгән. Аерым алганда, эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча үзәкләр төзү тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100