news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте

Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.

Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев «Менделеевск» өстенлекле үсеш территориясен төзү турында игълан итте. Сочида узган Россия инвестиция форумы кысаларында төбәк башлыклары белән очрашуда ул шул хакта белдерде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Менделеевск» өстенлекле үсеш территориясен төзү шәһәр икътисадын диверсификацияләргә, каланың «Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы» акционерлык җәмгыятенә бәйлелеген киметергә, шәһәрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырырга, 600дән артык даими эш урыны булдырырга һәм 4,8 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, Менделеевск шәһәрендә «Менделеевск» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе дә төзелә.

Өстенлекле үсеш территориясенең чикләре, икътисади эшчәнлек төрләре билгеләнгән инде.

Бүгенге көндә 15 инвестиция проектын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турында килешүләр төзелгән. Әлеге проектлар кысаларында ашлыкны тирәнтен эшкәртү, сөт комплексы төзү, балык үрчетү һәм сату, бетон, төрү материалы, корпус җиһазы, мотоблоклар һ.б. җитештерү күздә тотыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot