news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев “мәктәпкәчә яшьтәге балалар сертификаты”н эшләүне йөкләде

Документ белем алу, шулай ук төрле учреждениеләрдә балаларны карау буенча хезмәт күрсәтелгәндә кулланылачак

  (Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев “мәктәпкәчә яшьтәге балалар сертификаты”н гамәлгә кертү мөмкинлеге мәсьәләсен карарга йөкләде, дип хәбәр итә «Интерфакс».

“Бу мәктәпкәчә белем бирү махсус сертификатын чыгару аша системаны үстерү, бу документны гаиләгә тапшыру һәм дәүләт, шулай ук дәүләтнеке булмаган секторда белем үзләштерү, шулай ук төрле учреждениеләрдә балаларны карау буенча хезмәт күрсәтелгәндә куллану ниятләнә”, – диде мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләре күрсәтүдә дәүләтнеке булмаган секторны үстерү мәсьәләләре буенча министр Михаил Абызов. 

Аның фикеренә караганда, бу хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуын тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш, ата-аналар уку йортын үзләре сайлый ала.
Сертификат балаларны карау, шулай ук белем бирү чыгымнарын тулысынча аклаган очракта гына нәтиҗәле эшләячәк, дип раслый экспертлар.

Абызов сүзләренә караганда, төбәккә карап чыгымнар төрле булачак. Әмма ата-аналар түли торган сумма үзгәрергә тиеш түгел. Бүген төбәкләрдә ата-аналар түли торган акча күләмен шул килеш саклау төп шарт булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100