news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев мәгарифне үстерү буенча дәүләт программасын раслады

Аны гамәлгә кую срогы – 2013-2020 еллар

  (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2013-2020 елларга РФ “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасын раслады.
Россия Хөкүмәте порталында хәбәр ителгәнчә, дәүләт программасының максаты Россия мәгарифе сыйфатын халыкның үзгәрүчән ихтыяҗларына һәм Россия җәмгыяте һәм икътисады үсешенең перспективалы бурычларына туры килүен тәэмин итү, илнең инновацион социаль юнәлеше мәнфәгатьләрендә яшьләр сәясәтен гамәлгә куюның нәтиҗәлелеген арттырудан гыйбарәт.
Дәүләт программасына “Һөнәри белем бирүне үстерү”, “Мәктәпкәчә, гомумбелем һәм өстәмә белем бирүне үстерү”, “Яшьләрне социаль гамәлгә җәлеп итү”, 2013-2020 елларга “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасын һәм мәгариф өлкәсенә кагылышлы башка программаларны гамәлгә куюны тәэмин итү, 2011-2015 елларга “Рус теле” федераль максатчан программасы һ.б. кергән.
Дәүләт программасын гамәлгә кую вакыты – 2013-2020 еллар.

news_right_1
news_right_2
news_bot