news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев: Курыкмагыз, санкцияләрне беркем дә гамәлдән чыгармый

Премьер-министр Көнбатышның бу карарында уңай якны күрә.

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Россия Федерациясенә карата булган Көнбатыш санкцияләрен бетермиләр, дигән Премьер-министр Дмитрий Медведев, Хөкүмәт утырышында чыгыш ясап. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. 

Көнбатыш санкцияләре бетерелгәч, илнең заманча булмаган оешмалары чит илнекеләргә оттырачак бит, дип үз куркуын белдергән киңәшмә барышында Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев.

“Бернидән дә куркырга кирәкми, санкцияләрне гамәлдән чыгармыйлар”, - дигән Медведев. Ул искәрткәнчә, Көнбатыш илләре санкцияләр дәвамлы булсынга барысын да эшли.

“Шуның белән алар илебезнең авыл хуҗалыгын үстерү өчен яхшы шартлар тудыра”, - дип белдерде Министрлар Кабинеты башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot