news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев композитор Рәшит Кәлимуллинны 60 яшьлек юбилее белән котлады

Премьер-министр Россия халык артистының композиторлар берлеге рәисе башлыгы буларак уңышлы башкарган эшен югары бәяләде.

Дмитрий Медведев композитор Рәшит Кәлимуллинны 60 яшьлек юбилее белән котлады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия композиторлар берлеге рәисе, Россия халык артисты, Дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Кәлимуллинны 60 яшьлек юбилее белән котлады. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип җиткерә ТААС.

"Сез төрле жанрларда – опера һәм симфониядән алып, камера-инструменталь һәм вокал әсәрләренә кадәр иҗат итәсез. Сезнең хисле һәм поэтик рухлы сочинениеләргә аерым интонация хас, анда заманча музыка һәм фольклор мотивлар бергә яраклаша. Алар концерт һәм фестивальләрне бизи, танылган артисталар һәм оркестрлар башкара, халык ярата", – диелгән котлау телеграммасында.

Дмитрий Медведев шулай ук Рәшит  Кәлимуллинның композиторлар берлеге рәисе башлыгы буларак уңышлы башкарган эшен дә югары бәяләде. Премьер, аерым алганда, "Рус һәм татар музыкасы җәүһәрләре", "Европа - Азия" һәм "Азия - Европа" фестивальләре мәдәни проектларын үрнәк мисал итеп китерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100