news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Медведев Колокольцевны Эчке эшләр министрлыгы башлыгы итеп калдырырга тәкъдим итте

Бүген Россиядә яңа Министрлар кабинеты составы билгеләнә.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Дмитрий Медведев Колокольцевны Эчке эшләр министрлыгы башлыгы итеп тәкъдим итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Бүген яңа Министрлар кабинеты составы билгеләнә. Дмитрий Медведев Владимир Путинга яңа составка керәсе кешеләр исемлеге тәкъдим итте.

«Эчке эшләр министрлыгына җитәкче итеп Владимир Колокольцевны тәкъдим итәм», — диде Медведев Путин белән Сочидагы очрашуда.

Шулай итеп Россия Эчке эшләр министрлыгында җитәкче үзгәрми.

news_right_1
news_right_2
news_bot