news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев: “Казанда “Россия – спорт державасы” форумы югары дәрәҗәдә оештырылган”

Казан ратушасында Россия Президенты Дмитрий Медведев һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең ике яклы очрашуы узды

(Казан, 23 октябрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Казан ратушасында Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышы башланыр алдыннан Россия Президенты Дмитрий Медведев һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең ике яклы очрашуы узды.
Дмитрий Медведевның сүзләренә караганда, Казанда “Россия – спорт державасы” форумы югары дәрәҗәдә оештырылган. Моны Халыкара спорт һәм студент оешмалары җитәкчеләре дә билгеләп үтә. Мондый спорт чаралары киләчәктә дә уздырылачак.
“Универсиада студентлардан башка үткәрелә алмый, ә студентлар вузларда белем ала. Өстәвенә, алар югары уку йортлары гына түгел, ә лаеклы белем бирү үзәкләре булырга тиеш. Шундый үзәкләрнең берсе – КДУ, ул минем указ нигезендә Идел буе федераль округында федераль университет булачак”, – дип белдерде Россия Президенты.
Минтимер Шәймиев “Россия – спорт державасы” форумы өчен мәйданчык итеп нәкъ менә Казанның сайлануы өчен Дмитрий Медведевка рәхмәт белдерде. Шулай ук республика башлыгы Россия Президенты һәм РФ Премьер–министрына Казандагы Универсиада проектына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Ил җитәкчелегенең мондый күпьяклы ярдәменнән башка Казан 2013 елда Бөтендөнья универсиадасын үткәрү хокукына ия була алмас иде. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында Универсиада өчен иң заманча спорт объектлары төзелә.
ТР Президенты КДУ яше буенча Россиядә өченче университет булып тора, дип билгеләп үтте. РФ Президентының КДУ базасында федераль университет оештыру турындагы Указы нигезендә бу мәгариф үзәге киңәйтеләчәк, Казанның башка вузлары белән структур берләштерү булачак. Казан дәүләт университеты базасында көчле мәгариф үзәге оештырылачак, бу максатларга ирешү өчен потенциал бар.
Россия Президенты Татарстандагы социаль-икътисади хәл белән кызыксынды. Дөньяви кризис республика икътисадына көчле йогынты ясады, дип белдерде Минтимер Шәймиев. ТРның 60 процент продукциясе экспортка йөз тота. Татарстанда каучукның барлык төрләре дә җитештерелә, ә дөнья автосәнәгате “утырды” – каучукка ихтыяҗ кимеде.
ТР Президенты сүзләренчә, соңгы вакытта республикада эшсезлек дәрәҗәсе 62 мең кешедән 54 меңгә кадәр кимегән. Татарстанда күп вакансияләр тәкъдим ителә һәм яңа һөнәр үзләштерү тәкъдим ителә. Җәмәгать эшләре актив оештырыла. “КАМАЗ” базасында гына да җәмәгать эшләрендә 17 мең кеше мәшгуль. ТР да бу программага федераль үзәк 2,3 миллиард сум бүлеп бирде, бу җитди ярдәм.
“Бәхеткә, кризис социаль проблемага әйләнмәде. Кризиска каршы программаларның күбесе үзләрен аклады”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. ТР Президенты фикеренчә, 2008 ел кризисы нәтиҗәләре узган гасырның 90 нчы еллардагы кризисы кебек авыр түгел.
“Татарстанда җәмәгать эшләренә ихтыяҗ булу яхшы”, - дип саный Дмитрий Медведев. Аның сүзләренчә, бу реаль эшли торган программа. РФның кайбер моношәһәрләрендәге проблемаларга карамастан, кризис чыннан да социаль проблемага әйләнмәгән. Федераль үзәкнең һәм төбәкнең бурычлары социаль тетрәнүләрсез генә кризисның иң югары ноктасын узудан гыйбарәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100